Баулы районы авылының исеме үзгәрде

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда өч торак пунктның исемнәре үзгәргән. Закон нигезендә, Баулы районының Васькино Туйралы авылы исеме «Васькино-Туйралы» дип үзгәртелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте аңлатканча, "Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды" ДБУ тарафыннан ТР географик объектларының атамалары каталогын татар телендә булдыру һәм алып бару буенча үткәрелә торган эш кысаларында Татарстан Республикасында географик объектлар атамаларында аерымлыклар тикшерелә, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International