Баулыда ТАССРның 100 еллыгына багышланган шашка буенча шәһәр беренчелеге узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

22 гыйнварда беренче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган шашка буенча Баулы шәһәренең беренче беренчелеге үтте.

Ярышларны оештыручылар сүзләренә караганда, барлыгы 30 кеше - ветераннар советы, пенсионерлар берлеге, сукырлар җәмгыяте вәкилләре, шәһәр мәктәпләре укучылары катнашкан.

Беренче урыннарны Нәсим Мәҗитов (ветераннар советыннан), Надежда Ипполитова (хатын-кызлар арасында) һәм Рамил Шәйдуллин (укучылар арасында) яулаган.

"Баулы-информ" фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International