Баулы агрокөллиятендә «Юл лабиринтлары» эстафетасы узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнвар көнне Баулы агрокөллиятендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгына багышланган «Юл лабиринтлары» танып-белү эстафетасы узды. 

Эстафетада агрокөллиятнең өч командасы ярышты. Аларга алты конкурс биреме үтәргә туры килде: «Юл лотосы», «Хатаны тап», «Бензоправка», «Машина йөртүче, җәяүле», «Автомобиль аптечкасы» һәм «Бала – төп пассажир».

Командалар үзләренең «юл әлифбасы»н ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен, шулай ук ни дәрәҗәдә күзәтүчән, тапкыр һәм актив булуларын күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International