Шәһәр прокуратурасында алимент бурычларын түләтү буенча эшче төркеме утырышы узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 гыйнварында шәһәр прокуратурасында алиментлар буенча бурычларны каплау буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Утырышта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге хезмәткәрләренең бу юнәлештә җитәрлек дәрәҗәдә актив эшләмәвенә басым ясалды. 

Әйтик, хәзерге вакытта 100гә якын кешенең алиментлар буенча 100 000 сумнан артык бурычы бар. Суд приставларына бурычлы кешеләрнең барысын да эзләүгә игълан итү һәм аларны җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсен карау турында күрсәтмә бирелде.

Моннан тыш, хәзерге вакытта шәһәр прокуратурасы суд приставларының республика җитәкчелеге каршында алиментлар буенча бурыч күләме турында статистик мәгълүматларны бозып күрсәтүен тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International