Ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Бөек Ватан сугышында Җиңү еллыгына гадәттә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ветераннарга 10 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум тәшкил итә, диде РФ Президенты.
«Бездә Җиңүнең 75 еллыгы, шуңа күрә без бу сан белән бәйле ярдәм күрсәтәчәкбез — ветераннарга 75 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум биреләчәк», — диде ул.
Шулай ук Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.