Кайсы Баулы машина йөртүчеләренә пенсия ташламалары каралган?

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәрткәнчә, авыр хезмәтләре өчен машина йөртүчеләрнең билгеле бер категориясенә берничә пенсия ташламасы каралган.

Аерым хезмәт шартларына бәйле рәвештә иминият пенсиясен вакытыннан алда алу хокукына түбәндәге категория машина йөртүчеләр ия:

- даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр сыйфатында кимендә 20 ел эшләгән, кимендә 25 ел иминият стажы булган, ир-атлар - 55 яшькә җиткәннән соң;

- даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр сыйфатында кимендә 15 ел эшләгән, кимендә 20 ел иминият стажы булган хатын-кызлар - 50 яшькә җиткәннән соң.

Даими шәһәр пассажир маршруты астында транспортны шәһәр читендә алдан билгеләнгән һәм расланган юл аңлашыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламалы пенсия машина йөртүчеләр торак пункт чикләрендә, автотранспорттан файдаланып, даими пассажирлар йөртүне документ нигезендә раслаган очракта гына бирелә. 

 Мөһим! Заказлар буенча пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче шәһәр транспорты автобусын йөртүче сыйфатында эшләү картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирми, шуңа күрә заказлар буенча пассажирлар ташу даими маршрут булып тормый. Моннан тыш, бу очракта шәһәр транспортының һәр тукталышында пассажирлар утырту һәм төшерү каралмаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International