Баулыларны "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" бәйгесендә катнашырга чакыралар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы (алга таба-Конкурс) игълан ителә.

Конкурс ике этапта үткәрелә, аның кысаларында ТИҮнең 2019 елдагы эше бәяләнә.

I этап - Муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2020 елның 17 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр.

Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында (Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4 йорт), 23 кабинетта 8:00дән 17: 00гә кадәр, яки 8(85569) 5-38-54 телефоны яки электрон почта аша (bavl_gorispolkom@mail.ru) гариза калдырырга кирәк. 

​II этап - республика этабы - Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2020 елның 7 февраленнән 20 февраленә кадәр.

Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт, 140 каб.

Кабул итү вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр

Почта адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин ур., 7а

Эладрес: D.Hannanov@tatar.ru

Элемтә өчен телефоннар: Ханнанов Денис Ирэкович 8 (843) 292-58-56

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International