Соңгы көннәрдә кар шактый яуды. Баулыны төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре юлларны һәм тротуарларны вакытында чистартырга тырышалар.
Кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә шәһәрнең коммуналь хезмәтләре, барлык техника һәм хезмәткәрләр җәлеп ителгән. Махсус билгеләнгән мәйданчыкларга ике мең кубометрдан артык кар чыгарылган. Декабрь башыннан бирле барлыгы 2 210 кубометр кар чыгарылган.
Кар күп яуса беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнары чистартыла. Юлларда калдырылган машиналар эшне сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирми.
Карда чистартуга комачауламас өчен, автомобиль хуҗалары техниканы тиешле урыннарда калдыруы сорала.
Индира Сәйфуллина фотосы.