Баулы ветераны юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 7 гыйнварда, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл һәм хезмәт ветераны Анастасия Сотникова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина Анастасия Ивановнаны юбилее белән котлады. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның котлавын һәм чәчәкләр бүләк итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International