Баулылар Кыш бабайдан бүләккә йорт ачкычлары алдылар

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Бүген Баулы районының Васькино Туйралы һәм Николашкино авылларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче ветеринария табибларына яңа йортлар ачкычлары тапшырылды.

Районда ике торак йорт төзелеше "Белгечләр өчен авыл җирендә аренда торагы" республика программасы буенча республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды акчасына тормышка ашырылды. Һәр йортны төзүгә республика бюджетыннан миллион ярым сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Васькино Туйралы авылында Васиковлар гаиләсе бүген "Кыш бабайдан" иң зур бүләкне  алды. Гаилә башлыгы Рәфис «Хаҗиев» крестьян-фермер хуҗалыгында баш ветеринария табибы, ә аның тормыш иптәше Елена – сыер савучы булып эшли.

Яшь гаиләне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Ул авыл халкына ярдәм итүгә исәпләнгән программаларның әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшь гаиләгә яңа йортта озын һәм бәхетле тормыш теләде.

Николашкино авылында шундый ук йорт ачкычларын Куницыннарның гаиләсе алды. Гөлнара һәм Николай тумышлары белән Казаннан. Казан ветеринария академиясен тәмамлаган яшьләр Баулы районына еш кына курсташлары янына кунакка килә торган булган.

Яңа йортка күчүчеләрне район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, эш буенча хезмәттәшләре котлады. Алар барысы да мондый программа буенча авылларда киләсе елда да йортлар төзелер дигән өмет белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International