Баулыда бәйрәм ярминкәсе якшәмбе көнне үтәчәк

2019 елның 28 декабре, шимбә

Бу атнада Баулы агросәнәгать паркында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе якшәмбе көнне узачак.

Бу шимбә эш көне булуга бәйле. Шуңа күрә Яңа ел алды ярминкәсе иртәгә, якшәмбе көнне, 29 декабрьдә булачак.

Гадәттәгечә, анда фермерлар һәм авыл кешеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Якынлашып килүче Яңа ел хөрмәтенә бу ярминкә үзенчәлекле булыр дип көтелә.

Фото: "Баулы-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International