Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?

2019 елның 27 декабре, җомга

Кибет киштәләренә, бигрәк тә ел ахырында, төрле типтагы һәм конструкцияләрдәге гирляндалар куела.

Гирляндалар егәрлеге, төсе, төрле типтагы яктылык элементлары һәм лампалар саны белән аерыла. 

Кулланучыга сыйфатлы һәм куркынычсыз продукцияне ничек сайларга?

Гирляндага кушып бирелә торган документларда, товарның үзендә яки төргәкләрдә, һичшиксез, түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:

· җитештерү;

· җитештерүченең урнашу урыны;

· лампаларның тибы яки электротехник характеристикалары;

· гирлянданың суммар номиналь көчәнеше;

* гирлянданың һәм аның состав өлешләрен монтажлау, эксплуатацияләү кагыйдәләре, саклау һәм утильләштерү шартлары.

Урам сәүдәгәрләреннән, оешманың фирма исеме, адресы һәм эш режимы булмаган кибет һәм павильоннарда гирлянда сатып алмагыз.

Шулай ук, әгәр дә продукциянең куркынычсызлыгын раслый торган документларны, шул исәптән тәңгәллек сертификатын күрсәтә алмасалар, товарны сатып алырга кирәкми, чөнки Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә, ут җиһазлары мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиеш.

Гирлянданы игътибар белән карагыз – изоляция материалы ышанычлымы, гирлянда өлешенең яктылык элементлары чыбыкка нык беркетелгәнме?  Гирлянданың исеме кискен, әшәке булырга тиеш түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International