Баулыда төп Яңа ел чыршысы утларын кабызды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

25 декабрьдә шәһәрнең төп мәйданында Яңа ел чыршысы утларын кабызу бәйрәме узды. Ул фейерверк һәм мәдәният хезмәткәрләре махсус әзерләгән матур тамаша белән бизәлде.
Шәһәр чыршысын ачуга килгән кунакларны район башлыгы Рамил Гатиятуллин, бәйрәмнең баш командующие Кыш бабай котлады.
Традиция буенча бәйрәм Яңа ел әкияте белән башланып китте. Бәйрәмнең яшь алып баручылары белән бергә баулылар Яңа ел чыршысында утлар кабыздылар, «Алтын дюжина» хит-парадының иң популяр җырларына кушылып җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International