Белү файдалы: куркынычсыз пыяла юу сыеклыгын ничек сайларга?

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Автотранспорт хуҗаларына пыяла юу сыеклыгын сатып алганда игътибарлы булырга киңәш ителә.

Заманча пыяла юу сыеклыкларда изопропил спирты, пропиленгликольләр, этиленгликольләр кулланыла. Изопропиль спирты пыяла юу сыекчалары җитештергәндә куллануга рөхсәт ителә. Аның исе кискен, ул ацетонны хәтерләтә, әмма бу спирт кеше өчен зыянлы тугел.

Кызганычка каршы, легаль булмаган җитештерүчеләр пыяла чистарткычларда метил спиртын кулланалар.

Метил спирты (метанол) – бик куркыныч токсик матдә, органолептик үзлекләре буенча этил спиртыннан аерылмый диярлек һәм, көнкүрештә кулланылган очракта, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга һәм үлемгә китерергә мөмкин.

Метил спирты - нерв һәм кан тамырлары системасына, күрү нервларына, күзләр торышына зыян китерүче кумулятив агу.

Метил спирты ингаляция, тире аша яки йоту вакытында организмга кереп, кешене агулый; өске сулыш юлларының, күзләрнең лайлалы тышчаларын ярсыта. Метанолдан баш әйләнә, йөрәк һәм бавырны авырттыра, кан тамырлары дистониясенә, күрү начараюга, ашказаны-эчәк тракты, югары сулыш юллары органнары авыруларына, дерматитларга китерә.

30 грамм метанол кешене үтерергә мөмкин.

Пыяла юу сыеклыгы сатып алган вакытта аның исенә игътибар итәргә кирәк. Кискен исле сыеклык сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Товар турында мәгълүмат кулланучыларга товарларга кушып бирелә торган техник документларда, этикеткаларда җиткерелә. Товарның маркировкасы белән җентекләп танышырга кирәк.

Намуслы җитештерүчеләр компания логотибын күрсәтә һәм барлык язуларны җиңел укылган шрифт белән бастыра. Шулай ук кулланучы сыйфатлы продукция этикеткаларында пыяла юу сыеклыгын куллану буенча инструкцияне, җитештерү датасын һәм саклау вакытын, составны, куллану вакытында барлык саклык чараларын һәм җитештерүченең кире адресын укый алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International