Шахмат королевасы Баулыда яши

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Баулыда ел саен уздырыла торган Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә турнир һәм Кама аръягы Гран-при шахмат турнирының 15нче сериясенең финал этабы узды.

Ярыш өч көн дәвам итте. Ана 198 шахматчы катнашты. Ә уеннардан буш вакытта турнирда катнашучылар тимераякта шудылар, теннис, футбол уйнадылар, танып-белү викторинасында катнаштылар.

Баулы районыннан турнирда 40ка якын иң көчле шахматчы катнашты.

Якшәмбе көнне турнирга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Команда зачетында өлкәннәр төркемендә Әлмәт командасы җиңде, көмешне баулылар  (Адилә Сәлахова, Данис Османов, Иделия Вәлиуллина, Надежда Ипполитова), ә өченче урынны Түбән Кама шахматчылары яулады. Кече төркемдә баулылар бишенче урынны алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International