Баулыда Ватан Геройларын искә алдылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9 декабрь көнне, Ватан геройлары көнендә, хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә шәһәр үзәк мемориаль комплексында чәчәкләр салдылар.

Чарада шәһәр мәктәпләре укучылары, ветераннар берлеге, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, предприятие һәм оешмалар, район башкарма комитеты вәкилләре һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International