3 декабрьдә 8.00 дән 12.00гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекнең кадастр бәясе һәм аңа карата дәгъва бирү белән бәйле сораулар буенча кайнар линия үткәрәчәк.
Теләгән һәркем күчемсез милек объекты турында мәгълүматны Росреестр сайтында белә ала ( rosreestr.ru).
Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына күчемсез милекнең кадастр бәяләве бүлеге начальнигы Алсу Сабирҗанова җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.