Салкын вакытта янгыннарны булдырмау

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Баулы муниципаль районында янгын сүндерү, социаль яклау хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары составында 14 профилактик төркем көн саен социаль-куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләр, ялгыз карт гражданнар, инвалидларның яшәү урыннары буенча профилактик рейдлар үткәрелә.

Фатирларда һәм йортларда булганда өлкәннәр һәм балалар белән көнкүреш электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм ачык ут чыганаклары белән сак эш итү турында әңгәмәләр үткәрелә.

Электр җылыту приборларына килгәндә, алар заводта эшләнелгән булырга тиеш, кулдан ясалган электр приборларын куллану катгый тыела.

- Төзек булмаган яки эксплуатацияләү вакыты чыккан электр приборын кулланмаска!

- Приборларны файдалану максаты буенча гына  кулланырга!

- Эксплуатацияләгәндә янучы әйберләрдән ерак тотарга (җитештерүче завод тарафыннан башка куркынычсыз ара билгеләнмәсә), бер генә очракта да кабызылган электр приборларын шторалар, тәрәзә челтәрләре, обойлар ябыштырылган дивар һәм башка яна торган әйберләр янында урнаштырырга ярамый!

Тыела:

а) изоляциясе бозылган электр үткәргечләрне һәм кабельләрне эксплуатацияләргә;

б) зарарланган розеткалардан, рубильниклардан, башка электр җайланмаларыннан файдаланырга;

г) җылылык саклау җайланмалары булмаган электр җылыту приборларыннан, шулай ук терморегуляторлары булмаганнарыннан яисә төзексезләрдән файдаланырга;

е) электр челтәренә кертелгән электр җылыту приборларын, шулай ук башка көнкүреш электр приборларын, шул исәптән көтү режимында булган көнкүреш электр приборларын, җитештерүче завод күрсәтмәсе нигезендә тәүлек буе эшли ала торган электр приборларыннан тыш, караучысыз калдырырга.

Бүгенге көндә 14 профилактик төркем  1214 йортны йөреп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International