Баулы яшь гвардиячеләре аграр көллият студентлары өчен «РосКвиз» интеллектуаль уенын үткәрделәр.
"РосКвиз" - кызыклы интеллектуаль команда уены, анда җиңү өчен логика, эрудиция, интуиция, осталык һәм командада эшли белү кирәк.
Уен сәясәт белән бәйле булган тематик раундлардан торды, Һәр җавап буенча фикер алышуга 15-60 секунд бирелде.
Әлеге интеллектуаль уен «Бердәм РОССИЯ» партиясенең 18 еллыгына багышланган иде.