Баулы районында каз өмәләре гөрли

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Баулы районы Татар Кандызы авылында каз өмәсе ел да бик күңелле, матур, эчтәлекле уза. Аларны оештыруда каз асраучы уңган хуҗалар гына түгел, ә җирле мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы да актив катнаша. Мәсәлән, үткән ялларда өмә 35 каз үстергән Мәгъсүм абый һәм Әнисә апа Талиповларда узган. Аларның өйләрендә авыл уңганнары гына түгел, күрше Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән, Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар да җыелган. “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә апа Вәгыйзова каз өмәсенең тарихы, йолалары, тәртибе, казның татар кешесенә элек-электән китергән файдасы турында сөйләгән. Бердәм эш халык җырлары белән үрелеп барган. Ахырдан инде барысы да хуҗабикә пешергән каз бәлеше, каз мае белән майланган тәбикмәкләр белән сыйланганнар.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International