"Чистые руки – чистая совесть!". Баулы районы яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары шундый исем астында шәһәрнең үзәк мәйданында бию флешмобы үткәрделәр. Флешмоб үткәрүнең максаты шәһәр халкының игътибарын коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә җәлеп итү иде.
Флешмоб вакытында барлык катнашучылар да символик ак перчаткалар киделәр.
Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланды.