Баулы укучылары "КАЛАШНИКОВ-КВЕСТ" Бөтенроссия тарихи квестында катнаштылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

5нче мәктәпнең актлар залында Баулы волонтерлары «КАЛАШНИКОВ-квест» Бөтенроссия тарихи квестын үткәрделәр. Анда 11нче сыйныф укучылары, шулай ук «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең  5нче мәктәп каршындагы җирле бүлекчәсе отряды катнашты.

Квест-уен бөек рус уйлап табучысы Михаил Калашниковның тууына 100 ел тулуга багышланган иде. 2019 елның 10 ноябрендә Россия Федерациясе Герое, Совет һәм Россия конструкторы, техник фәннәр докторы, генерал – лейтенант Михаил Калашниковка 100 яшь тулыр иде.

Квестта дүрт команда катнашты. Укучылар түбәндәге квест сынауларын үттеләр: АК-47 автоматын вакытка сүттеләр һәм җыйдылар, Михаил Тимофеевич биографиясенә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр, каршылыклар полосасын уздылар һәм башкалар.

Барлык командалар да биремнәрне лаеклы үтәделәр һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International