Этил спиртының һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы узды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә этил спиртының һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен  булдырмау буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Индус кызы Михеева 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча Баулы районында алкоголь базарының торышы турында чыгыш ясады.

2020-2021 елларда салым салу үзгәрешләре турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 17нче санлы районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Галкина Валентина Борисовна сөйләде.

Баулы муниципаль районында 2019 елның 10 аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча алып барылган эш турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең Икътисади куркынычсызлык бүлеге начальнигы Фәизов Роберт Динар улы хәбәр итте.

«Арыш мае» фирма челтәре лицензиясе буенча эшләүче сәүдә предприятиеләре белән эш барышы һәм салым салуны үзгәртү шартларында яңа предприятиеләргә күчү мәсьәләсе буенча «Алкоторг» АҖ вәкиле Таһиров Илназ Илдус улы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International