Баулыларны Кыш бабайлар парадына чакыралар

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

23-нче һәм 24-нче ноябрьдә Казанда һәм Яңа Кырлай авылында (ТР Арча районы) Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итү узачак. Бәйрәм Бауман урамында кышкы тылсымчылар йөреше белән башлана.

23-нче ноябрь көнне чараның төп кунаклары булып Бөек Устюгтан килгән Россия Кыш бабае, Кар кызы, Байкал Кыш бабае, Финляндия Санта Клаусы, Удмуртия Тол бабае, Кыш анасы, себерүче Буран туташ һәм башкалар булачак. Чара 12.00 сәгатьтә башланыр, дип көтелә.

Бәйрәм Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясендә «Әкияти ыгы-зыгы» спектакле белән дәвам итәчәк. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Ә 24-нче ноябрьдә Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкияти кунаклар Могҗизалар урманын ачу өчен Яңа Кырлайда - резиденциядә җыелачак. Бәйрәмдә барлык теләүчеләр катнаша ала, керү - ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International