Дача сезоны башлану уңаеннан Роспотребнадзор бөер синдромы (ГЛПС) белән геморрагик бизгәкне профилактикалау турында хәбәр итә

2026 елның 8 мае, җомга

Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор бөер синдромы белән геморрагик бизгәктән (ГЛПС) ягъни кешенең вак кан тамырлары, бөерләре, үпкәләре һәм башка органнары зарарлануы белән барлыкка килә торган авыр йогышлы авырудан ничек сакларга кирәклеге турында хәбәр итә.

Кимерүчеләр арасында вирусның төп чыганаклары булып урманнарда тереклек итүче кыр тычканнары тора. Кыр тычканыннан тыш, кешеләрне башка тычкан сыман кимерүчеләрдән дә йоктырырга мөмкин. Елның салкын вакытында алар йортларга һәм каралты-кураларга, дачаларга күчәләр, үз бүлендекләре белән көнкүреш әйберләрен һәм азык-төлекне пычраталар. Вирус түбән температураларда тотрыклы, шуңа күрә зарарланган предметларда озак вакыт саклана ала.

Еш кына, сезонны ачканда, дача йортында җыештырганда кеше чирне һава-тузан юлы белән йоктырырга мөмкин. Сулыш юлларының лайлалы тышчасы аша вирус канга эләгә һәм кан тамырларын зарарлый. Йоктыру вакытыннан авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәнче, уртача 2-3 атна уза. Авыру кинәт башлана: хәлсезлек, көчле баш авыртуы, мускулларда һәм буыннарда авырту барлыкка килә. Соңыннан күңел болгану, косу, баш әйләнү, йокысызлык кушылырга мөмкин. Югары температура гадәттә 3-5 көн һәм аннан да күбрәк була. Соңрак билдә һәм корсакта авыртулар барлыкка килә. Бөерләрнең зарарлану билгеләре - бүлеп чыгарылган сидекнең кискен кимүе. Кайбер авыруларның тиреләрендә сыткычлар һәм борыннан кан китүләре барлыкка килә. Беренче симптомнар килеп чыккан очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


 Тычкан бизгәгенә каршы вакциналар юк. Шәхси гигиена чараларын үтәп һәм кимерүчеләр белән көрәшеп кенә, авырудан котылырга мөмкин.

Дача сезоны башында өйне җилләтергә кирәк. Аяз көнне кояшка матраслар, одеяллар, мендәрләр һәм башка әйберләр элеп киптерергә кирәк, чөнки кояш яктысы вирусны үтерергә сәләтле. Коры себерке белән себерергә яки тузан суыртырга ярамый, чөнки коры җыештыру зараланган тузанны һавага күтәрә. Аннары бөтен савыт-сабаны сабынлы кайнар су белән юарга, юу һәм дезинфекцияләү чараларын кулланырга, шулай ук хлорлы препаратлар кулланып дымлы җыештыру үткәрергә кирәк. Моннан тыш, профилактика өчен йорт тирәли дератизация үткәрергә тәкъдим ителә.
 
 Барлык эшләрне медицина битлегендә һәм перчаткаларда башкарырга кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шулай ук мөһим: ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз, азык-төлекне кимерүчеләрдән саклагыз, юылмаган җиләк һәм ачык чишмәләрдән кайнамаган су кулланмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International