Баулы районында «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең икенче этабы уза

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

11-22 ноябрьдә Баулы районында «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең икенче этабы уза.

Баулы районында «Кайнар линия» телефоны 8 (85569) 5-13-35 эшли – аның буенча наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотик куллану һәм притон тоту фактлары турында шалтыратулар кабул ителә, шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча, ял көннәреннән кала, көн саен 8-17 сәгатьләрдә консультация алырга мөмкин. Бөгелмә шәһәре наркоконтроле: 8 (8894) 4-22-50, 4-09-99.

Әлеге чара җәмәгатьчелекне әлеге афәткә каршы көрәшкә җәлеп итү өчен ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International