Баулылар игътибарына: намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән ТТК әгъзалары өлешчеләр белән тигез хокуклы

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 ноябреннән өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларына түләүләрне гамәлгә ашыра ала торган нормалар үз көченә керә.

Сүз проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау өчен төзүчеләрнең банкротлыгы процедурасы кысаларында төзелгән ТТК турында бара. Элегрәк мондый ТТК әгъзалары, проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау максатка ярашлы түгел дип тапкан очракта, акчаларын ала алмады. 

Күрсәтелгән түләүләр торак-төзелеш кооперативы әгъзалары булган гражданнарга түбәндәге шартларны үтәгәндә бирелә:

- ТТК төзүченең банкротлык процедурасы барышында барлыкка килсә, һәм аңа төзүченең төзелеп бетмәгән җир участогына һәм җир кишәрлегенә хокуклары тапшырылса;

- гражданнарның таләпләре төзүченең банкротлыгы турындагы эштә күрсәтелгән тапшыру юлы белән төзелештә катнашучыларның таләпләре реестры нигезендә түләнсә;

- гражданнарның ТТКга карата торак яки торак булмаган бинаны, машина урынын тапшыру турында таләпләр булса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International