Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тапшырган документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве срокларын кыскартты.
Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбенә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда - 12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок нибары бер эш көне тәшкил итә!
Моннан тыш, документларны теркәү алды әзерләү мәсьәләләре буенча, шул исәптән хокукларны теркәүне һәм кадастр исәбен туктатып торуны булдырмау максатларында, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршында Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресы буенча консультацияләр тәрәзәсе эшли. Консультация һәр сишәмбе көнне 8дән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Түләүсез юридик консультация алу өчен алдан 255-24-20 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.