1. Банктан кредит картасын алганда интернет-банкны һәм кәрәзле банкны телефонга тоташтырыгыз. Сез смс аркылы акчагызны контрольдә тота алачаксыз. Шулай ук интернет аша компьютерда яки телефон аша шәхси кабинетка кереп, үзегезнең исәпегезне күзәтеп тора аласыз.
2. Картаны кибетләрдә һәм терминалда файдалану өчен, сезгә пин-кодлы конверт биреләчәк. Аны картага язмагыз. Санны исегездә калдырыгыз яки башка үзегез генә белгән җиргә языгыз.
3. Кибетләрдән әйбер сатып алган вакытта үз карталарыгызны игътибар белән күзәтегез. Карта һәрвакыт сезнең күз алдында булырга тиеш. Пин-кодны керткәндә терминалны чит күзләрдән кул белән каплагыз.
4. Ташламалы чордан чыккан вакытта акчаны процентлар белән кайтарырга кирәк булачак. Кредит буенча түләүләр графигын катгый үтәгез. Түләүләрне вакытында түләмәгән өчен срогы чыккан һәр көн өчен штраф салына.
5. Беркемгә дә картаны биреп тормагыз. Кафе һәм рестораннарда үзегез түләгез, картаны алып китергә рөхсәт итмәгез. Акчагызны алу өчен мошенникларга пин-код кирәк түгел. Акчаны сезнең карта номеры, гамәлдә булу чоры һәм CVC код ярдәмендә дә алып була.
9. Интернет аркылы әйбер алу өчен кредит картасын файдаланмагыз. Моның өчен гадәти дебет картасы да ярый.
10. Карта югалганда кичекмәстән банкка шалтыратыгыз һәм картаны блокировать итегез.