Татарстан радиосында күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда сак зоналары турында мәгълүмат биреләчәк

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдә 7.30 сәгатьтә "Татарстан радиосы"нда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары белән уртак әңгәмә узачак.

Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин радиотыңлаучыларга территорияләрне махсус шартларда куллану зоналарында булган күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru), шулай ук безнең «Вконтакте» битендә (vk.com/rosreestr16) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International