Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела, аларны көзге-кышкы ремонтлауга әзерләү эшләре бара

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  аларны  2020  елгы  кыр эшләренә  эзерләү  өчен  ремонт эшләре башкаруның  барышы  турында  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин кактнашты.

«Авыл  хуҗалыгы машиналары  ел буена  2  ай  чамасы  эшли,  әмма  тулаем  авыл  хуҗалыгы  иминлегенең бу  кыска  срокта  аларның  ни дәрәҗәдә нәтиҗәле  эшләвенә  бәйле, - дип сөйләде Марат Җәббаров. – Хуҗалыкларда  урып-җыю  эшләре  тәмамланганнан  соң  техниканы  2020  елгы  кыр эшләренә  әзерләү  башланды,  биредә  аларның  кыш  көне ничек   саклануы зур  роль  уйный,  техника сыйфатлы  сакланганда, аның  эшләве  дә яхшы була,  ремонтка һәм техник  хезмәт күрсәтүгә  дә  чыгымнар  азрак  тотыла. Техника начар  сакланганда  детальләрнең  һәм  частьләрнең  ресурсы     20%ка кими,   коррозиядән килгән  зыян    техника бәясенең 25%ын  тәшкил  итәргә  мөмкин».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтүенчә, бүген  республикада  машина-трактор паркын 60% амортизация  сроклары  чыккан   машиналар тәшкил  итә.   үзйөрешле  техника саны  да  елдан-ел  кими  бара,  тракторларны  һәм комбайннарны    3-5%ка гына яңарту  мөмкинлеге  бар,  шуңа  күрә  энергетик куәтле һәм  югары  җитештерүчәнлекле  техника  алуга  басым  ясала.  

Хуҗалыклар запас частьәргә, ремонтка һәм техник сервиска    ел  саен    3,5 млрд. сумга  якын  чыгымнар  тоталар.   Шуңа күрә дә, техникага  бәяләр  даими  үсеп  торганда,   техниканы  сыйфатлы  саклау  аеруча  мөһим.  

Узган  атнада    (30 октябрьдән  5 ноябрьгә кадәр)  барлык  районнарда  техниканы  кышкы  саклауга  кую һәм көзге-кышкы  ремонтка әзерләнү  барышын  тикшерү  буенча комиссияләр  эшләде.     

Узган  еллардагы  кебек  быел  да  бу  эш Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач,  Буа, Зәй, Кайбыч,  Мамадыш, Нурлат, Саба, Сарман, Тукай, Ютазы  муниципаль   районннарында   ГОСТ таләпләре  нигезендә  уңышлы  оештырылган.  

Министр   «Северный» АХП ҖЧҖен  аерым  билгеләп  үтте,  анда  авыл  хуҗалыгы  техникасы  паркына  бик  игътибарлы  карыйлар  һәм  көзге-кышкы  вакытта  ремонт  эшләре  белән  шөгыльләнү  өчен    механизаторларга  һәм   ремонт  бригадаларына  уңайлы  шартлар  тудырылган.    

«Балтач  районы  да  игътибарга  лаек,  анда  да  машина-трактор  баркы  тулысы  белән  саклауга  куелган,  - диде ул. -   Механизаторлар  һәм  ремонтлаучылар  өчен  Баулы  районының  Миңнуллин КФХсында  һәм   «Берлек» ҖЧҖендә дә  уңай  шартлар  тудырылган. Культиваторларны, тракторларны, азык җыю  машиналарын  ремонтлау  бара. Республиканың  көньяк-көнчыгышында Ютазы  районы техник  мәсьәләләр  буенча  Министрлык   тарафыннан  уздырыла  торган  барлык  конкурсларда   даими  рәвештә  югары  әзерлек  күрсәтә.   Хуҗалыкларда  тракторларны  һәм  тагылма техниканы  ремонтлый  башлаганнар».

Шул ук  вакытта  Әгерҗе,  Әлмәт, Югары  Ослан, Лаеш,   Менделеевск  районнарында  техниканы  саклауга  кую кагыйдәләрен  бозулар  акчыкланган.  Аларның  җитәкчеләренә  кыска вакытларда  машина-трактор паркларында  тәртип урнаштырырга  кирәк.     

Лаеш районының “Атабай” агрофирмасында  бу  эш  бик  начар  куелган.   Биредә   техника хәтта  саклауга  куюга  да  әзерләнмәгән: пычрактан  чистартылмаган,  бункерларда  калган  ашлык  та  алынмаган, алар  бактерия  таратып һәм  коррозияне  көчәйтеп  яталар, машина-трактор паркы  территориясендә дә, ремонтлау  остаханәләрендә  дә  бернинди  тәртип  юк.   

Яңа  Чишмә  районының   «Закрома» ҖЧҖендә бүгенге  вакытка  кадәр авыл  хуҗалыгы  машиналары  шулай  ук  саклауга  куелмаган.  Моның  өчен  тиешле  мәйданчык  та  әзерләнмәгән (аны җәйдән  калган  чүп  басып  киткән).  

Марат Җәббаров, авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау белән  соңгаручы  һәм шуның  нәтиҗәсе  буларак,  чәчү  эшләренә  соңлап  керешүче  җитәкчеләргә  мөрәҗәгать итеп,   запас частьләр кайтаруга вакытында   шартнамәләр   төзергә һәм сезонлы  ташламалардан  файдаланып калырга   кирәклеген  искәртте.   Ул  шулай  ук  техниканы әзерләүнең  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  контролендә  булуын  әйтеп  узды.   Техниканы  төзекләндерү, запас частьләр кайтару   процессы  мониторингы атна  саен  үткәреләчәк,  шул  исәптән  белгечләр  урыннарга да  чыгачаклар.   

Министр шулай  ук  муниципаль районнар  башлыкларына һәм  җитәкчеләргә   хуҗалыкларда  авыл  хуҗалыгы  техникасын  сыйфатлы  ремонтлауны оештырырга,  хезмәткәрләр  өчен  матди  кызыксындыру  чаралары, уңайлы  һәм имин  хезмәт шартлары    булдырып,  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү чараларын  күрергә   кушты.  

Марат Җәббаров шулай  ук, техниканы  нәтиҗәле  куллану, ремонтлау  һәм  техник сервисны  оештыру  мәсьәләләре җентекле  рәвештә  декабрь уртасында  Апас  районында  узачак   инженерия   конференциясендә  каралачак,  дип белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International