Баулы укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрделәр

2019 елның 8 ноябре, җомга

5нче мәктәптә «БитУм» интеллектуаль-күңел ачу уены узды, аны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» Баулы бүлекчәсе оештырды.

Интеллектуаль уен өч турдан торды: "Шәһәрләр", "Иделдән Енисейга кадәр" һәм "Рэп яки поэзия". Уен барышында экранда тематик биремнәр язылган слайдлар күрсәтелде. Һәр тур биремнәрен үтәүгә билгеле бер күләмдә вакыт бирелде. 

Дүрт команда логикага, шулай ук Россия тарихын белүгә биремнәр үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International