Татарстанда парковкалар хуҗалары 2 тапкырга арткан

2019 елның 18 октябре, җомга

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 елда теркәлгән парковка урыннары саны, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 118% ка арткан.

9 ай эчендә 976 парковка урыннарына хокук теркәлгән.

 2017 елда "машина урыны"ның рәсми статусы бар. Бу мөстәкыйль күчемсез милек объекты, ул бүләк ителергә мөмкин, сатып алынырга, сатылырга һ. б.

Әгәр дә машина-урын өлешле төзелеш объекты булып тора икән (фатир белән бергә), шуны билгеләп үтәргә кирәк, күп фатирлы йортны файдалануга кертелгәннән соң, һәр машина-урынның дәүләт кадастр учетына куелуы, файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән җирле үзидарә органы гаризасы буенча, бөтен йортны яки паркингны исәпкә кую белән бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Димәк, парковка урыны хуҗасына бу очракта исәпкә кую өчен аерым мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ә менә аңа милек хокукын теркәү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә өлешләп катнашу яки юл кую килешүе, машина-урынны төзүчедән өлешчегә тапшыру акты белән мөрәҗәгать итәргә һәм 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Хокукны теркәү вакыты 9 эш көне тәшкил итәчәк, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International