Бүген, 10 октябрьдә, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның мәктәп директорлары белән еллык очрашуы булды.
Очрашуда дүрт шәһәр һәм биш авыл мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Мәктәпләрне комплектлау, матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде, ТДИ һәм БДИ нәтиҗәләре, шулай ук укучыларның олимпиада хәрәкәтендә катнашуы турында фикер алышынды.
Башка шәһәр һәм авыл мәктәпләре директорлары белән очрашу сишәмбе көнгә планлаштырылган.