Физик затлар транспорт һәм җир салымнарын, милек салымын һәм физик затлар кеременә салымны салым уведомлениесе нигезендә түли. Салым органы салым түләү срогы чыкканчы 30 көннән дә соңга калмыйча салым түләүчегә салым белдерүе җибәрә.
Быел салым хәбәрнамәсе формасы үзгәрде. Салым хәбәрнамәсендә салымнарны бюджет системасына күчерү өчен реквизитлар (QR-код) күрсәтелгән.
Шуны белү мөһим: салым түләүчегә аерым түләү документы (ПД формасы буенча квитанция) җибәрелми.
2018 ел өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрү агымдагы елның 16 августыннан башланды.
Исегезгә төшерәбез: «Салым түләүченең шәхси кабинеты» (ЛК) кулланучылар өчен салым белдерүе ЛКда урнаштырыла һәм почта аша кабат җибәрелми.
2018 елның салым чоры өчен гражданнарга быел җибәрелгән салым хәбәрнамәсе вакытында, 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча үтәлергә тиеш!
Салым уведомлениесендә күрсәтелгән салым ставкалары һәм ташламалар турында салым инспекциясенә яки территориаль участокка мөрәҗәгать итеп, яки Россия Федераль салым хезмәтенең контакт–үзәгенә шалтыратып (тел.8 800-222-22-22), тулырак белергә була.
Салым инспекциясе милек салымнарын түләүче физик затлар 2019 елның 25 октябрендә Ачык ишекләр көне уздырачак. Операция залының эш режимы: 8.00 дән 18.00 гә кадәр (төшке ашка тәнәфессез).