Баулыда Татарстан һәм Башкортстанның Иҗтимагый палаталары вәкилләре очрашты

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Баулыда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасы түгәрәк өстәленең уртак утырышы узды.

Билгеле булганча, агымдагы елның язында Башкортстан һәм Татарстан Иҗтимагый палаталары арасында хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм итешү турында килешү имзаланды. Әлеге килешү нигезендә бүген Баулыда тәүге  түгәрәк өстәл узды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина, Баулы, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә , Ютазы районнары иҗтимагый советлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина җитәкчелегендә Баулы кунаклары «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә булдылар, «БЛАГО» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, "Я СМОГУ" АНОСЛОВ җитәкчесе Марат Ильясов белән очраштылар, Баулы шәһәренең түбәнге өлешендәге паркны һәм Октябрь мәйданын карадылар.

Утырышның пленар өлешендә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Аерым алганда, ул түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Баулы районында иҗтимагый контроль формалары белән таныштырды, халык белән эшләүдә кире элемтәнең аеруча мөһим булуын ассызыклады.

Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, үз чиратында, Баулы шәһәренең төзеклеге яхшы тәэсир калдыруын билгеләп үтте. Ул шулай ук гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә олы өлеш кертүчеләрне бүләкләүдә катнашты.

«Шатлык» үзәге директоры Зөлфия Ганиевага, «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты директоры Гүзәлия Латыйповага, “Благо” иҗтимагый оешмасы рәисе Татьяна Мурзакаевага 25 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сертификатлары тапшырылды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары Баулы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Мурзакаевага, Баулы районы «Көрәш» федерациясе рәисе Риф Васиковка, Серафим Саровский чиркәвенең православие приходы иерее Владислав Паняевка, җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитовка, «Алойл» ябык акционерлык җәмгыятенә (генераль директоры Риф Вафин), «Татойлгаз» акционерлык җәмгыятенең нефтьне комплекслы күчерү цехына (җитәкчесе Рәис Миңнегалимовка), “Татнефть АЗС-центр” ҖЧҖнең Баулы филиалы (җитәкчесе Линар Рәхимов).

Түгәрәк өстәл кысаларында ике республиканың да Иҗтимагый палаталарының эш тәҗрибәсе турында докладлар тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International