Баулылар «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылачак

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

19 октябрь көнне «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе узачак. Баулы шәһәрендә диктант ике мәйданчыкта - 3нче мәктәптә һәм 4нче гимназиядә үткәреләчәк, шулай ук акция авылларда җирле мәктәпләрдә узачак.

Катнашырга теләгән шәһәр халкы 3нче мәктәпкә чакырыла. Башлана 11:00дә.

Быел «Татарча диктант» түләүсез белем бирү акциясе дүртенче тапкыр уздырыла. Ул Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үтәчәк. Акциядә, яше һәм белеменә, һөнәренә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.

Сораулар буенча 89179130395 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International