Цифрлы телевидениегә күчү. Ничек тоташырга?

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Сезнең телевизор экранында федераль канал логотибы белән янәшә«А» хәрефе торса, димәк сез аналог телевидениесен карыйсыз һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.

Заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк.
Иске телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк – алар теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатыла.
Җиһазларны урнаштыру буенча сорауларны 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкин. Әгәр консультация ярдәм итми икән, кайнар линия номеры буенча волонтер чакыртырга мөмкин, ул сезгә цифрлы ТВны бушлай кушып бирәчәк.

«Сан»га күчү буенча эшнең координаторы кем һәм Баулы районында яшәүчеләр кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

Цифрлы телевидениегә күчү эшенең координаторы булып Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге тора, анда халык 8 (85569) 6-07-14 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International