Баулы волонтерлары интеллектуаль уен үткәрделәр

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

«Ватан» яшьләр клубында 6нчы, 7нче, 1нче һәм 5нче мәктәпләр укучылары катнашында интеллектуаль уен үткәрелде.

Уен башланыр алдыннан Баулы районының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев балаларны әлеге хәрәкәт эшчәнлеге белән таныштырды, аның төп юнәлешләре һәм проектлары турында сөйләде.

Интеллектуаль ярыш өч тематик блоктан торды: "иҗат", "тарих" һәм "мәдәният". Катнашучылар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 18 сорауга җавап бирде. Уенчылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм республика тарихы һәм мәдәнияте буенча  белемнәрен күрсәттеләр.
Уенның абсолют җиңүчесе дип 7нче мәктәп командасы танылды, ул иң күп балл җыйды. Икенче урынны 6нчы мәктәп командасы алды. 1нче мәктәп командасы мактаулы өченче урынга лаек булды. Уенда актив катнашкан өчен 5нче мәктәп диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International