Узган ял көннәрендә Әлмәттә "Наше время - Безнең заман" яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда баулылар - җырчылар һәм биючеләр уңышлы чыгыш ясадылар.
«Музыка» номинациясендә Баулы районыннан биш вокалчы катнашты. Нәтиҗәдә, Лилия Мәҗитова – беренче, Регина Гатина һәм Руслан Фәррахов – икенче, Айрат Хөсәенов өченче урынны алды. Баулы данын шулай ук Ленир Дәүләтшин яклады, ул катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
«Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең хореография коллективы да (җитәкчесе Ландыш Нәҗмиева) үз осталыгын күрсәтте. Аларның биюе икенче урынга лаек булды.
Хәзер баулылар ноябрьдә Казанда узачак гала-концертка әзерлекне башлыйлар.