Баулы районы педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан педагогларга бүләкләр тапшырылды.

Район укытучыларын Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады.

– Безнең районда үз эшләре белән чын-чынлап мавыккан, талантлы һәм уңышка ирешкән педагоглар күп, – дип билгеләп үтте район башлыгы. - Соңгы елларда республикада мәгариф системасын үстерү һәм модернизацияләү, иң яхшы белем бирү практикаларын тарату, педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Безнең мәктәпләрнең укыту-методик базасын камилләштерү, «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру, уку, укыту һәм тәрбия өчен заманча уңайлы шартлар тудыру буенча эш дәвам итә.

Ул педагогларга үзләренең һөнәри бурычларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. Рамил Гатиятуллин безнең районда мәгариф системасын үстерүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аннары ул үз эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәм сәбәпчеләрен район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева һәм башкалар тәбрикләде, укытучыларга бүләкләр тапшыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International