Баулы районында кулланучылар хокукларын яклау буенча укулар узды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Индира Низамова белән берлектә Удмурт Ташлысы авыл җирлегендә булды.

Әлеге җирлек составына Алексеевка, Удмурт Ташлысы һәм Богатый Ключ авыллары керә. Анда белгечләр җирлек кешеләре өчен кулланучылар хокуклары буенча укулар үткәрделәр.

Аннан соң хезмәткәрләр Алексеевка төп гомуми белем бирү мәктәбендә лекция уздырдылар. Балаларга кулланучылар хокуклары аңлатылды. 

 «Укытучылар көне» һөнәри бәйрәме алдыннан әлеге мәктәп укытучылары белән «кулланучылар хокукларын яклау» темасына семинар үткәрелде. Конкрет мисаллар каралды.

Районнарда узган күчмә чаралар вакытында урыннарда беренче чиратта кирәк булган товарларны сатучы кибетләр тикшерү объекты булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, Алексеевка авылында шәхси эшмәкәр Н.Г. Потапованың «Удача» кибете, Уд-Ташлы авылында «Югдон» кибетендә социаль әһәмиятле товарларга бәяләр мониторингы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International