Баулылар шәһәр янындагы урманда өмә үткәрделәр

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы шәһәрендә төзелә торган кемпинг тирәсендә «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең көзге этабы кысаларында территорияне коры-сарыдан чистарту буенча өмә узды.

Өмәдә 45кә якын кеше – район башкарма комитеты һәм Совет аппараты, спорт һәм туризм,  яшьләр бүлекләре, сәнәгать предприятиеләре һәм төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 3,5 мең квадрат метр чамасы урман чистартылды. 

Мәгълүм булганча, элеккеге вертолет мәйданчыгында кунакханә һәм кафе, шулай ук типлаштырылган чаңгы базасы төзелә. Биредәге чаңгы трассаларының берсен яктырту планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International