Баулы укучылары сугыш чоры белән таныша

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

5нче мәктәптә, Бөек Ватан сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы турында кыска метражлы фильмнар Бөтенроссия яшьләр кинофестивале кысаларында, режиссер Глеб Мордовченконың «Таня Вассоевичнең хәрби көндәлеге» фильмы күрсәтелде. Фильмны 11нче сыйныф укучылары һәм яшь армиячеләр карады.

«Тани Вассоевич хәрби көндәлеге» фильмы  ул - барлык туганнарын җирләгән, әмма Ленинград блокадасы вакытында исән калган кызның тарихы. Ул сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр көндәлек алып барган. 

Хәрби картинаны балалар зур кызыксыну белән карадылар, ә аннан соң үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International