Цифрлы телевидениегә күчкәндә кем ташлама алачак?

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна алу чыгымнарын компенсацияләүне күздә тота торган карар кабул ителде.

"2019 елда цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында" карар агымдагы елның 13 июлендә кабул ителде.

Документ нигезендә, компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, ләкин һәр җиһаз төре буенча 1000 сумнан да артмый.

Компенсацияләр алу хокукы күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балалары булган, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирелә. Җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлар), шулай ук җан башына уртача кереме аена 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр) да шундый ук хокукка ия.

Компенсацияне билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм компенсация билгеләү турында гариза тапшырганчы өч ай эчендә йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының керемнәрен раслаучы документларны, цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна өчен түләүне раслаучы документ тапшырырга кирәк.

Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирү зарурлыгыннан азат ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International