14 октябрьдә Татарстан цифрлы эфир телетапшыруларына күчәчәк

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә:

әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, димәк, сез аналог телетапшыруларын карыйсыз. Цифрлы телевидениегә күчү өчен, сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- әгәр телевизор цифрлы стандарт-DVB-Е2 белән эшләсә, каналларны цифрлы форматта карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру да җитә.

- әгәр телевизор кирәкле цифрлы стандарт белән эшләмәсә, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка – телевизорга тоташа.

Телевизор цифрлы DVB-Т2 стандарта эшлиме-юкмы икәнен ике ысул белән белеп була: 

- Телевизор паспортында DVB-Т2 язулары булу. Әгәр 2 саны булмаса, бары DVB-Т язылса – димәк, сезнең телевизорда цифрлы телевидениене кабул итүнең кирәкле форматы юк.

– Интернетта телевизор маркасынг һәм моделен табарга. “Барлык характеристикалар” төймәсенә басарга, “Сигнал кабул итү" пунктын табарга кирәк. Сезнең телевизор цифрлы эфирлы тапшырулар стандартын кабул итсә, бу пункт каршында DVB-T/T2 MPEG4 дип язылган булырга тиеш.

Цифрлы эфир телевидениесен карау өчен теләсә кайсы телевизорга антенна кирәк. Цифрлы эфир телевидениесенә күчү түләүле кабельле телевидение, IP телевидение, спутник телевидениесенә тоташтырылган абонентларга, шулай ук телевизор экраннарында «А» хәрефе булмаган эфир телевидениесе абонентларына кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телетапшыруларына тоташу автомат рәвештә булачак.

Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-220-20-02 номеры буенча бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International