Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында өлкән буын хөрмәтенә бәйрәм концерты булды.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Балкыш" Баулы районы ветераннары арасында үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты узды.
Тантана сәбәпчеләрен Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады, өлкән буынга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул баулыларга, күпьеллык җәмәгать эшчәнлеге һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) җирле һәм төбәк иҗтимагый оешмаларының Почет билгеләрен тапшырды. Баулы муниципаль районы Кызылъяр авыл җирлегенең авыл ветераннар оешмасы рәисе Сиринә Вәлиева, Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы һәм ревизия комиссиясе әгъзасы Наҗия Дәүләтхуҗина, Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы әгъзасы, «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Альвина Сәмигуллина, Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы әгъзасы Рәзинә Шараева лаеклы бүләкләр алдылар. Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеген уңышлы җитәкләгән Рәзинә Заһирҗан кызы тагын бер бүләккә – Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Ветераннар арасында физкультура-сәламәтләндерү эшенә зур өлеш керткән өлкән буын вәкилләре Валентина Якупова, Марина Карпова, Любовь Лазарева да район ветераннар Советының мактау грамоталарына лаек булдылар. Аларга бүләкләрне Баулы шәһәренең Мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин тапшырды.
"Балкыш" фестиваленең иң яхшы башкаручылары район ветераннар советы рәисе Марат Гобәйдуллин кулыннан бүләкләр алдылар.