Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне – күңел җылысы белән сугарылган зирәклек бәйрәме билгеләп үтелә. Ул өлкән буынга булган тирән ихтирамыбыз һәм олы рәхмәтебезне гәүдәләндерә.
Кадерле пенсионерларыбыз һәм ветераннарыбыз!
Сез күп милләтле халкыбызның бай тарихын яздыгыз, шәһәребез һәм районыбыз, гомумән, илебез данын күтәрдегез. Әле дә җәмгыятебезнең төп таянычы булып торасыз, бай тормыш тәҗрибәгез белән һәрчак бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез.
Бу матур бәйрәм көнендә ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет юлдаш булсын! Якыннарыгызның уңышларына сөенеп, күтәренке кәеф белән озын-озак гомер итегез!
Бәйрәм белән!
Рамил Гатиятуллин,
Баулы муниципаль районы башлыгы