Кичә Баулыда авыл эшче яшьләре өчен ике көнлек һөнәри юнәлеш бирү мәктәп ачылды.
Мәктәптә АПКның яшь хезмәткәрләре, фермерлар, эшмәкәрләр, авылда яшәүче һәм эшләүче яшь кешеләр, Баулы аграр көллияте студентлары катнашты.
Мәктәпнең тантаналы ачылышы «Ватан» яшьләр клубында булды.
Мәктәп эшендә шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Рәлиф Габделхаев һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат секретаре Рания Сабирова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов, авыл җирлекләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары катнашты.
Тулырак https://vk.com/molodezjka