Баулы районында техник культураларны җыю төгәлләнеп килә

2019 елның 27 сентябре, җомга

Безнең районда рапс, кукуруз суктыру ахырына якынлаша һәм көнбагыш җыюга әзерлек бара.

Быел Баулы игенчеләре 74,9 мең тонна ашлык суктырган. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнер тәшкил итте.

Хәзер аграрийлар алдында техник культураларны урып-җыюны тәмамлау бурычы тора. 50 гектарда рапс, 400 гектарда кукуруз суктырасы калды. Көнбагыш җыю буенча әзерлек эшләре бара: авиация ярдәмендә басуларны махсус эшкәртү – десикация үткәрелде, ул үсемлекләрне корыту процессын тизләтәчәк һәм урып-җыюны җиңеләйтәчәк.

Кадрия Гыймазова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International